Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Конституциягә төзәтмәләр буенча эшче төркем аларны популярлаштыру турында фикерләшә
Хәзерге вакытта плебисцит үткәрү датасы билгеле түгел.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 майда, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем аларны популярлаштыру турында Россия Иҗтимагый палатасында фикер алышачак. Төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем рәистәше – ил Хөкүмәте каршындагы Законнар һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева шул турыда сөйләде. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
Аның сүзләренә караганда, Россия Президенты Владимир Путин Төп законга төзәтмәләр турындагы законга кул куйса да, эшче төркем үз эшчәнлеген әле төгәлләмәгән.
«Төзәтмәләрнең эчтәлеген популярлаштыру төп максат булды. Эшче төркем әгъзалары коллективлар, үзләренең профессиональ берләшмә әгъзалары белән очрашты. Без социологларны тыңларга теләдек. Безнең субъектив караш - хәбәрдарлык дәрәҗәсе бик югары, Без һәм Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре бу хакта төгәл белергә телибез», - дип аңлатты ул.
Шул ук вакытта төркемнең икенче рәистәше – Федерация Советы әгъзасы Андрей Клишас утырышта төзәтмәләр буенча тавыш бирү датасының ихтимал вариантлары турында фикер алышу булмаячак, чөнки бу мәсьәлә дәүләт башлыгы компетенциясенә керә, диде.
Хәзерге вакытта плебисцит үткәрү датасы билгеле түгел. Хәер, РФ Үзәк сайлау комиссиясе һәм Роспотребнадзор коронавирус Covid-19 пандемиясе шартларында тавыш бирүне оештыру буенча тәкъдимнәрне килештергән инде.
Элегрәк «Татар-информ» Конституциягә төзәтмәләр кабул итү йөзгә якын Федераль законны үзгәртүгә китерәчәк, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз