ТР Дәүләт Советы комиссиясе республика законнары нәтиҗәлелеген бәяләде

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы законнарының 80 проценты анализланган.
(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Бүген Дәүләт Советында республика законнары эшенең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча Комиссиянең чираттагы утырышы узды.
“Бүгенге көндә Татарстан Республикасы законнарының 80 проценты анализланган, - дип билгеләп үтте утырышын ачканда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Александр Гусев. – Агымдагы елның ноябренә без бу эшне тәмамларга тиеш. Әмма законнар чыгару процессының динамикалылыгын, аерым алганда, федераль законнарның даими яңарып торуын, республика законнарын алга таба камилләштерү зарурлыгын исәпкә алып, без законнарның нәтиҗәлелегенә янәдән әйләнеп кайтырга тиеш булачакбыз”.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, экология, табигать ресурслары һәм җирдән файдалану, социаль өлкәдә республика законнарының нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эш төркемнәре эшчәнлеге хакында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты җитәкчесе Марат Галиев, экология, табигать ресурслары һәм җирдән файдалану комитеты башлыны Ринат Абдуллин һәм Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов чыгыш ясады.
Аерым алганда, Марат Галиев бүгенге көндә эш төркемендә каралган барлык законнарга диярлек төзәтмәләр кертү зарур. Әйтик, транспорт комплексын үстерү турындагы закон буенча фикер алышканда автомобиль юллары челтәрләрен үстерү буенча ярдәмче программаның яңа редакциясен эшләү рекомендацияләнгән. “Профиль министрлыгы “ТРда автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында” закон проектын эшли, аны бу елның IV кварталында парламент каравына кертү ниятләнә”, - диде депутат.
Василий Логинов, үз чиратында, социаль законнарның нәтиҗәлелеген анализлау өлешендә планлы һәм нәтиҗәле эшне билгеләп үтте. Хезмәт, Юстиция министрлыкларыннан, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсеннән, республика прокуратурасыннан, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкилдән, шулай ук Алексеевск, Әлмәт, арча, Түбән Кама һәм Ютазы муниципаль районнары советларыннан республика законнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр килгән.
Тәкъдимнәрен исәпкә алып, һәр закон буенча алдагы гамәлләр тактикасы эшләнгән. Законнарны блоклар буенча карау турында карар кабул ителгән.
Экология өлкәсендә республика законнарының нәтиҗәлеген бәяләүче эш төркеме 10 законны караган. Ринат Абдуллин сүзләренчә, ТРның табигать саклау законнарын камилләштерү максатыннан әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсенә кагылышлы барлык законнарны алыштырып, бердәм кодификацияле хокукый акт эшләү зарур. Сүз Татарстан Республикасының Экология кодексын әзерләү турында бара.
“Бу экология мөнәсәбәтләрен тармакый җайлаудан комплекслы хокукый көйләүгә күчү булачак, - дип саный депутат. – Бердәм кодекс җәмгыятьнең икътисади үсешендәге яңа таләпләргә җавап бирерлек яңа хокук институтлары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.”
Атна саен Комитет Экология кодексы проектын эшләүче эш төркеме киңәшмәләрен уздыра. “Закон проекты, нигездә, формалаштырылган, конкрет маддәләрнең, бүлекләрнең экспертизасы үткәрелә, эшләр тәмамлангач, бу проект тиешле дәүләт органнары, ведомство һәм иҗтимагый оешмаларның каравына җибәреләчәк”, - ди Ринат Абдуллин.
ТР Җир кодексына килгәндә, аны камилләштерү буенча эшләр дәвам итә. “Җир асты байлыклары турында” һәм “Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында” законнары эшләнә.
Эш төркемнәренең хисаплары исәпкә алынды. Комиссия эше нәтиҗәләре буенча мәгълүматны быелның декабрендә ТР Дәүләт Советы каравына кертү каралган, дип хәбәр итә ТР ДС матбугат хезмәте.