Тукай районында уҗымнарны тукландыру эшләрен башладылар

Бүген барлыгы 6200 гектар мәйданга ашлама кертелгән

(Тукай районы, 29 март, «Татар-информ», «Якты юл», Эльвира Абдуллина). Тукай районында язгы кыр эшләре башланды. Аграрийлар уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыруга кереште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Кама» агрофирмасында әлеге эш санаулы көннәрдә тәмамланды, «Гигант», «Кама-Бекон» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда дәвам итә. Эш ике сменада оештырылган. Бүген барлыгы 6200 гектар мәйданга ашлама кертелгән. Басуда 7 техника берәмлеге эшли.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов сүзләренчә, агымдагы елда район хуҗалыкларында көзге игеннәр 11 мең 800 гектар мәйдан били. Алар кышны исән чыкты, бүгенгә торышлары да яхшы. Кышкы чордан соң аларның ныгып китүен тәэмин итү өчен тукландыра башлау алшарт булып тора. Бүгенгә барлыгы 13 мең тоннадан артык ашлама тупланган, бер гектар җиргә 66,7 килограмм тәэсир итүче матдә туры килә. 

— Бу араларда явып узган кар безнең эшкә төзәтмәләр кертмәде — кар катламы юка, көпшәк. Якын көннәрдә салкынлык көтелә, икенче атнага һава торышы «плюс» тамгасына күчә дигән фаразлар бар. «Ярыш», «Ирек» хуҗалыгы һәм «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында әлегә кар ята. Хуҗалык хезмәтчәннәре һәм техника әзерлек сызыгында тора, — диде Рәшит Хәбетдинов.

Уҗым басуларын тукландыруга беренчеләрдән булып «Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре чыкты. Агрофирмада көзге культуралар 5071 гектар мәйданны били. 

Шимбә иртәсендә сынау өчен Новотроицкое поселогы янындагы басуда эш башланды. 107 гектарлы көзге бодай кырында Илнар Закиров үзйөрешле сиптергеч белән гектарына 100 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертә башлады. Ашлама салуда механизаторлар Самат Хәмидуллин һәм Рәфит Габдрахманов эшләде.

— Минераль ашлама кертүдә зур егәрлекле бер «Барс» һәм өч «Амазоне» сиптерткечләре кулландык. Егетләр тәүлек әйләнәсе эшләде. Кайнар ашны, ягулык материалларын басуга китереп тордык, — ди «Кама» агрофирмасы җитәкчесе Раушан Харисов.