Кырымтатар халкы Мәҗлесе милли автономия булдыруга юридик әзерлек эшләрен башлый

Бу хакта Корылтайның чираттан тыш сессиясендә Мәҗлес лидеры Рефат Чубаров игълан итте

 (Казан, 29 март, “Татар-информ”). Бүген Бакчасарайда Кырымтатар халкы Корылтаеның чираттан тыш утырышы уза. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Кырымтатар халкы Мәҗлесе милли автономия булдыруга юридик әзерлек эшләрен башлый. Бу хакта Корылтайның чираттан тыш сессиясендә Мәҗлес лидеры, Кырым Дәүләт Советы депутаты Рефат Чубаров игълан итте, дип белдерә “Крыминформ”.

“Вазгыятьнең алга таба барышы күрсәткәнчә, кырымтатарлар үз язмышларын үз җирләрендә үзләре хәл итәргә тиешлеген Кырым вазгыятенең һәрбер ягындагылар инде исәпкә алмый калырлык түгел”,- диде ул.