Кырым җитәкчелеге ТР Президентын, кырымтатарларга бирелгән гарантияләр сакланачак, дип ышандыра

Татарстан башлыгы, Корылтайның чираттан тыш сессиясеннән соң, Кырым һәм Кырым ФО җитәкчелеге белән очрашты

(Казан, 29 март, “Татар-информ”). Кырым хакимиятендәгеләр ярымутрауның кырымтатар халкына элек бирелгән гарантияләр сакланачагын раслый. Бу хакта республика Министрлар Советы рәисе Сергей Аксенов һәм РФ Президентының Кырым федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка белдерде.

Кырымтатар халкы Корылтаеның чираттан тыш II сессиясеннән соң, Татарстан башлыгы, Кырым һәм Кырым ФО җитәкчелеге белән очрашты. Сөйләшү барышында Р.Миңнеханов, аерым алганда, кырымтатар халкына референдумга кадәр үк бирелгән гарантияләр раслануын үтенде. Әңгәмәдәшләр Татарстан Президентына, ул гарантияләр, һичшиксез, сакланачак, дип ышандыра.

2014 елның 11 мартында Кырым парламенты кырымтатар халкының хокукларын торгызу гарантияләре һәм аның Кырым җәмгыятенә интеграцияләнүе турында карар кабул итте. Документка ярашлы рәвештә, Кырым Республикасы Конституциясенең яңасын раслаганда кырымтатар халкының хокукларын торгызуда гарантияләр каралачак.

Документта, аерым алганда, кырымтатар теленә рус һәм украин телләре белән тигез рәсми статус биреләчәге билгеләп үтелә. Моннан тыш, Кырым парламентын пропорциональ сайлау системасы буенча депутатлыкка кандидатларны сайлау исемлеге буенча сайлау һәм Кырым татарлары вәкиллеге 20 процентлы булырлык итеп республика башкарма хакимиятен формалаштыру күздә тотыла. Шулай ук Кырым татарларына район һәм шәһәр советларында һәм башка органнарда вәкиллекләр гарантияләнә, дип белдерә “Крыминформ”.
Кырым Хөкүмәте кырымтатар халкының милли үзидарә органнарын – кырымтатар халкы Корылтаен (гомуммилли съезд) һәм формалаштырыла торган органнарын таный.

Моннан тыш, Кырымга кайткан кырымтатарларның урнашу бишьеллык планын булдыру һәм кырымтатарларның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау һәм торгызу гарантияләнә.