Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары комитетларга билгеләнде

Россия парламентының түбән палатасындагы ике Татарстан депутаты комитетларга билгеләнмәгән
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Тимур Шәйдуллин). РФ Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары эшләячәк комитетлар тәгаенләнгән дияргә була. Татарстанны тәкъдим итүче бары ике парламентарий гына искәрмә булып тора.
Аерым алганда, Гөлнара Сергеева - конституция законнары һәм дәүләт төзелеше, Клавдия Новикова хезмәт һәм социаль сәясәт комитетын сайлаган. Ирек Богуславский икътисади сәясәт һәм эшмәкәрлек комитеты әгъзасы булган, ә Хафиз Салихов сәнәгать комитетында эшләячәк.
Казан башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Марат Заһидуллов - төзелеш һәм җир мөнәсәбәтләре, ә Нурлат районың элеккеге җитәкчесе Фатыйх Сибагатуллин федерация һәм төбәк сәясәте комитетын сайлаган. Республиканы тәкъдим итүче иң яшь депутатлар Виктория Черкесова - мәгариф, Алинә Кабаева яшьләр эшләре комитетында эшләргә җыена.
Дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары үзләренең элеккеге комитетлары составында калган. Александр Козловский – халыкара эшләр, Илдар Гыйльметдинов – физик культура һәм спорт, Айрат Хәйруллин аграр мәсьәләләр комитетында булачак.
Ринат Гобәйдуллин һәм Фоат Комаров үзләре эшләргә теләгән комитетларны сайламаган әле. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дәүләт Думасы Регламентының 22 маддәсе нигезендә, “һәр депутат комитетларның берсендә булырга тиеш”. Татарстан парламентарийлары үзләренең эш юнәлешләрен яңа елда тәгаенләргә мөмкин. Искәртеп узабыз, Дәүләт Думасының беренче утырышы 2008 елның 9 гыйнварына билгеләнгән.