Прививкага каршы чыгыш ясаучылар өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим ителде

Кешеләр күпләп авыруга китергән гамәл өчен, Җинаять кодексының 236 маддәсе буенча, биш-җиде елга иректән мәхрүм итү каралган, дип искәртте сәясәтче.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). ЛДПР лидеры Владимир Жириновский коронавируска каршы прививкаларга каршы чыгыш ясаучылар өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итте.

Ковидтан үлгән кешеләрнең күбесендә прививка турында ялган белешмә булган дигән фикерен сәясәтче «Россия радиосы» эфирында әйтте.

«Әгәр дә кемдер прививка ясатуга каршы позициядә тора икән — хәтта җинаять җаваплылыгына кадәр!» — дип белдерде Жириновский. Шуңа бәйләп, ул Россия Җинаять кодексында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу турында 236 маддә барлыгын искәртте.

«Мондый кагыйдәләрне бозу, саксызлык аркасында, кешеләр күпләп авыруга китергән икән, катгый җәза бирергә кирәк. Җинаять кодексының бу маддәсе буенча биш-җиде елга иректән мәхрүм итү каралган», — дип искәртә Жириновский. Әлегә кадәр берәүнең дә бу маддә буенча җаваплылыкка тартылмавына сәясәтче ризасызлыгын белдерде.