news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә катнашты

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдә башланды, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Айдар Сәлимгәрәев Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә катнашты
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә катнашты. Ул аны Казандагы стационар участокларның берсендә узды.

Сәлимгәрәев процедура белән танышты һәм үз гаиләсе турындагы мәгълүматларны теркәде.

«Җанисәп кешеләрнең ничек яшәве турында мәгълүмат бирә. Шунлыктан аны үткәрү дәүләтнең мөһим бурычы дип саныйм. Мин бу процедураны нәкъ менә стационар участокта үтәргә карар кылдым. Биредә коронавируска каршы чараларның үтәлешен үз күзләрем белән күрдем, җанисәпне тыныч кына һәм зур канәгатьлек белән уздым», — дип искәртте ул һәм республикада яшәүчеләрне халык санын алуда катнашырга чакырды.

Чөнки ул тулаем алганда илдә тормыш һәм җәмгыять үсешенең алдагы юлларын аңларга һәм билгеләргә ярдәм итәчәк.

  • Шунысын да искәртик: Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдә башланды, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Дәүләт хезмәтләре сайты аша катнашырга да, стационар пунктка да килергә мөмкин. Моннан тыш, сан алучылар үзләре дә өйдән өйгә йөри.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100