Экспертлар Татарстанда Дума сайлауларына йомгак ясады

Безнең республика тотрыклы булуы белән аерылып тора, бу сайлаучыларның саны, аларның төп өстенлекләрендә дә чагыла, дип саный сәясәт фәннәре кандидаты.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасына сайлаулар ачык, лигитим һәм эпидемиягә каршы барлык чараларны үтәп узды.

Татарстанда традицион рәвештә тавыш бирүчеләр саны күп булды, дип хәбәр итте Татарстаннан Экспертлар клубы әгъзалары.

«Безнең республика тотрыклы булуы белән аерылып тора, бу сайлаучыларның санында чагыла. Алар Россиядәге гомуми күрсәткечләрдән сизелерлек аерыла, ләкин шул ук вакытта ил буенча гомуми тенденцияне дә чагылдыра», — дип сөйләде сәясәт фәннәре кандидаты, Россиянең сәясәт фәннәре ассоциациясе әгъзасы Зоя Силаева.

Аның сүзләренчә, республикада сайлау нәтиҗәләре фаразланган иде һәм бу беренче чиратта төбәк лидерларының сайлау кампаниясе вакытында гына түгел, ә даими үткәрелә торган сәясәтенә бәйле.

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков та хезмәттәшенең фикере белән килеште.