Юрий Лужков “Бердәм Россия” партиясеннән чыгу теләген белдерде

Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков “Бердәм Россия” партиясенең югары сәяси советына партиядән чыгу теләген белдергән хат белән мөрәҗәгать итте

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков “Бердәм Россия” партиясенең югары сәяси советына партиядән чыгу теләген белдергән хат белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта “Интерфакс” башкала мэриясе чыганагына сылтама белән белдерде.
“Соңгы вакытта партиянең югары советы әгъзасы буларак дәүләт гаммәви мәгълүмат чаралары тарафыннан һөҗүм итүгә дучар булдым”, - диелә хатта. “Бу гаеп ташлаулар Мәскәү мэрын вакытыннан алда вакәләтләреннән азат итеп, сәяси аренадан читләштерү бурычы белән бәйле. Мин айдан артык бәйләнүләргә дучар булдым, бу бернинди әхлак кысаларына да сыешмый”, - дип белдерде Лужков.