Лужковны отставкага җибәрү турындагы карар күп мәгънәдә кабул ителә, дип саный Минтимер Шәймиев

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәү мэры Юрий Лужковның отставкага китүе турындагы карарны шәрехләде

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәү мэры Юрий Лужковның отставкага китүе турындагы карарны шәрехләде.
Мәскәү мэры Юрий Лужковны отставкага җибәрү турындагы карар күп мәгънәдә кабул ителә, дип саный Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.
“Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларының Юрий Михайлович эшчәнлегенә биргән бәясенә җавап итеп шуны әйтә алам, катлаулы үзгәртеп кору елларында Мәскәүдә социаль-икътисади һәм сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Лужков командасы тарафыннан башкарылган барлык эшләрне киметү яки түбәнсетү омтылышлары безнең чираттагы мәртәбә тырмага басуга тиң”, - дип белдерде М.Шәймиев “Интерфакс” агентлыгына биргән интервьюсында.
Аның сүзләренә караганда, мондый хәл алга таба да кабатланмасын өчен, киләчәктә “Россиядә барлык дәрәҗәләрдә хакимлек итүнең законлы, тотрыклы кагыйдәсен булдырырга кирәк”.
“Әлеге кагыйдәләр җәмгыятьтә килеп туган сәяси һәм башка шартлар басымы астында даими үзгәреп торырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады М.Шәймиев.