Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары Ассоциациясе утырышында катнаша

Бу юлы округның төбәк парламентлары башлыклары Уфада җыелачак

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең чираттагы утырышында катнаша. Бу юлы округның төбәк парламентлары башлыклары Уфада җыелачак. Һәрвакыттагыча утырыш РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота катнашында уза.

Утырышының көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең иң беренчесе РФ Президентының Федераль Җыенга Юлламасын гражданлык җәмгыятен үстерү өлкәсендә тормышка ашыруны законнар белән тәэмин итү белән бәйле. Шулай ук парламентарийлар яшьләр тирәлегендә экстермизмга каршы тору программаларын гамәлгә кертү, миграция сәясәте, гражданнарны санаторие-курортларда дәвалауны законнар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышачак. Моннан тыш, утырышта “Полиция турында” федераль закон проектына карата тәкъдимнәр каралачак.

Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты вакытында Башкортостан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашыр дип көтелә. Очрашуда ике республика мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү мәсьәләләре турында сүз алып барылачак.