Алинә Кабаева Түбән Камада сайлаучыларны кабул итә

Ул 29 сентябрьдә Түбән Камада 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр сайлаучылар белән аралашачак
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Түбән Камада сайлаучыларны кабул итәчәк.
Дәүләт Думасы депутаты 29 сентябрьдә Түбән Камада 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр сайлаучылар белән аралашачак (Менделеев урамы, 32, җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе). Кабул итүгә 8 (8555) 41-71-95 телефоны аша язылырга мөмкин, дип белдерде РФ Дәүләт Думасы матбугат секретаре.