Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары язгы сессиянең соңгы утырышына җыелды

Көн тәртибендә 30 дан артык мәсьәлә карала

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”).Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары язгы сессиянең соңгы утырышына җыелды. Кырык икенче утырыш Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә уза. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков катнаша.
Дәүләт Советы Президиумы бүгенге утырышның көн тәртибенә 24 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Алар нигезгә алынып, депутатлар тарафыннан көн тәртибенә тагын 14 закон проекты һәм берничә мөрәҗәгать өстәлде.