news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Татарстан парламенты эксперт советларын яңа эш формалары эзләргә чакырды

Эксперт советлары ТР Дәүләт Советының барлык комитетлары каршында төзелгән.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Нәтиҗәлелекне арттырырга, эшнең яңа формаларын табарга, проблемаларны тикшергән вакытта формальлектән качарга – ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эксперт советы алдына әнә шундый бурычлар куйды. Бүген парламентның эксперт советлары рәисләре һәм профиль комитетлары җитәкчеләре очрашуы узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эшләгән вакытта беренче тапкыр оештырылган эксперт советлары закон чыгару инициативалары хакында фикер алышу өчен яхшы мәйданчыкка әверелде һәм үзләренең нәтиҗәлелеген раслады, дип искәртте парламент башлыгы.

«Без экспертлар җәлеп итү аркасында закон чыгару эшчәнлегендә катнашучыларның даирәсен киңәйттек. Хәзер комитетлар экспертлар советы институтын үз эшендә актив куллана. Сезнең зур тәҗрибәгез законнарны әзерләгәндә китү ихтималы булган хаталарны булдырмаска мөмкинлек бирә», - диде Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе искәртеп узганча, сентябрь аенда республикада барлык 956 муниципаль берәмлектә 7 мең 723 депутат сайлау бурычы тора. Аның сүзләренчә, шул исәптән экспертлар советы катнашында да, зур эшләр башкарасы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100