Собчак Кызыл мәйданнан Ленин гәүдәсен алырга тәкъдим иткән

Журналист фикеренчә, Кремль буендагы җирләнмәгән мәет ил тәгәри барган “Урта гасыр чорын” чагылдыра.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). 2018 елда президент сайлауларында катнашырга җыенучы журналист һәм телевидение алып баручысы Ксения Собчак, ил башлыгы булып сайланган очракта, беренче эш итеп Кызыл мәйданнан Ленин гәүдәсен алырга әмер бирәчәген җиткергән. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.

Екатеринбургта фикердәшләре һәм журналистлар белән аралашканда,  Собчак Ленин гәүдәсенең Мавзолейда торуы аның бик нык ачуын китерүен әйткән. Безнең “Урта гасыр чорына тәгәри баруыбыз” күпмедер дәрәҗәдә “ XXI гасырда илнең төп мәйданында кеше мәете яту белән дә бәйле”, - дигән ул.

Ксения Собчак Кремль буендагы җирләнмәгән мәеткә карата фикеренең Ленинның сәяси карашына һәм аның тарихка керткән өлешенә бәйле түгеллеген җиткергән.

Искәртеп үтик, Владимир Ильич Ленинның гәүдәсен җирләү турында дискуссия инде шактый еллар бара һәм әлегә нәтиҗә күренми.