Чүпрәле районында “Бердәм Россия” партиясенең район бүлеге активы очрашуы узды

Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты

(Чүпрәле районы, 27 август, “Татар-информ”, Екатерина Виславская). Кичә Чүпрәле муниципаль районы Иске Чүпрәле авылында “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең район активы очрашуы узды.

Мәдәният йортында узган чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Иң элек, ул 2 нче санлы балалар бакчасында һәм шушы җирлектәге яңа янгын депосында булды. Район активы очрашуын Чүпрәле районы Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов ачып җибәрде, аннан соң район башлыгы Александр Шадриков чыгыш ясады.

“Республика буенча гамәлгә ашырыла торган барлык программалар Чүпрәле муниципаль районының һәр торак пунктына диярлек кагылды”, - диде ул.

Александр Шадриков районның социаль-икътисади үсешенеең төп күрсәткечләре, чүпрәлеләрнең казанышлары һәм проблемалары турында мәгълүмат җиткерде, ярдәм өчен Илдар Халиковка рәхмәте әйтте. Үз чиратында, республика Хөкүмәте башлыгы чарага җыелганнарга төбәкнең тулаем алганда үсеше турында кыскача сөйләп, партиядәшләренә теләкләре белән мөрәҗәгать итте.

“Мондый очрашулар бик файдалы. Аларның сайлаулар алдыннан җанланып китүе аңлашыла, шуңа күрә сайлаулар ешрак булсын, җитәкчеләр ешрак килеп, халык белән аралашсын. Бу билгеле бер нәтиҗәләр чыгарырга, проблемалар турында ишетергә мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп узды ул.

Илдар Халиков Татарстанда халыкның көнкүреш сыйфатын яхшыртуга йөз тоткан күптөрле программалар гамәлгә ашырылуын искәртте. Аларны тормышка ашыруга “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге аз көч кертмәгәнен дә шәрехләп үтте һәм шул ук юнәлештә актив төстә эшне дәвам иттерергә өндәде.