news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа кешеләр» партиясе Дәүләт Думасына Татарстаннан кандидатлар тәкъдим итте

Рөстәм Риянов, Роза Гайнетдинова, Эдуард Шиверских, Гөлназ Гыйззәтуллина, Ренат Ходжаев һәм Александр Быков кандидат булып сайланган.

«Яңа кешеләр» партиясе Дәүләт Думасына Татарстаннан кандидатлар тәкъдим итте

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Яңа кешеләр» («Новые люди») партиясеннән алты кандидат Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырган. Аларның кандидатураларын партия съездында раслаган булганнар.

17-19 сентябрьдә узачак Дума сайлауларында катнашу өчен «Яңа кешеләр» партиясе 239 кандидат тәкъдим иткән. Алар арасында Татарстанда яшәүче алты кеше бар. Алар үзләрен тәкъдим итү өчен документлар әзерләгән һәм аларны Үзәк сайлау комиссиясенә теркәү өчен тапшырганнар.

Косметика компаниясе җитәкчесе Роза Гайнетдинова Әлмәт округы буенча тәкъдим ителә. Оештыручылар әйтүенчә, бу округтан унике кандидат тәкъдим ителәчәк.

Блогер Гөлназ Гыйззәтуллина да җитди көндәшлеккә әзерләнүен сөйләгән. Ул Үзәк сайлау округы буенча теркәү өчен документларына тапшырган. Кандидатлар саны буенча бу — икенче округ.

Эшмәкәр Рөстәм Риянов Мәскәү округы буенча, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек җитәкчесе Эдуард Шиверских Идел буе округыннан тәкъдим ителгән. Аларның һәрберсенең сигез көндәше, Ренат Ходжаев (Түбән Кама сайлау округы) һәм Александр Быковның (Яр Чаллы) җидешәр көндәше бар.

«Яңа кешеләр» партиясе лидеры Алексей Нечаев сүзләренчә, кандидатлар конкурентлы сайлауларга әзер. «Яңа кешеләр» партиясе вәкилләре илнең күпчелек төбәкләрендә теркәлү өчен документларын уңышлы тапшыра», — диде ул.

23 июльдә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 57 кандидатның документы тапшырылган булган. Алар арасында ун партия вәкиле һәм дүрт үз-үзен тәкъдим итүче бар. Сайлау комиссиясе рәисе кандидатларны тәкъдим итү этабында ук көндәшлекнең югары булуын билгеләп үтте. Ул канун таләпләрен катгый рәвештә үтәргә, ачык һәм хәбәрдар хәрәкәт итәчәген билгеләп үтте.

Бермандатлы сайлау округлары буенча документлар кабул итү төгәлләнгән. Хәзерге вакытта кандидатлар теркәлү турында карар көтә.

17-19 сентябрьдә VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулары булачак. Татарстанда бер мандатлы сайлау округлары буенча Дәүләт Думасына кандидатлардан документлар кабул итү төгәлләнгән.

Барлыгы 57 кандидат тәкъдим ителә. Алар арасында ун партия: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия», ЛДПР, «Яңа кешеләр», «Үсеш партиясе», «Россия пенсионерлары партиясе», «Яблоко» Россия берләштерелгән демократик партиясе, Россия коммунистларының «Коммунистлар партиясе», «Гражданлык Платформасы» вәкилләре бар. Дүрт кандидат үз-үзен тәкъдим итә.

Сайлаулар алты сайлау округы буенча узачак. Кандидатларның күбесе Әлмәт округы буенча (барлыгы унике). Үзәк сайлау округы буенча унбер кандидат гариза биргән. Мәскәү һәм Идел буе округларыннан — тугыз, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән — сигез кеше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100