Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әминов ТАССР төзелү турында: Татарстан - илдә федерализм сакчысы ул
Татарстан Дәүләт Советы депутаты ТАССРның 100 еллыгын истә тотарга һәм бәйрәм итәргә чакырды, чөнки бу вакыйга Россия Федерациясе формалашу этапларының берсе булып тора.
(Казан, 27 май, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТАССРның 100 еллыгын һәм республика тарихы белән бәйле башка даталарны бәйрәм итәргә кирәк, чөнки алар яңа Россия Федерациясенең федератив дәүләт буларак формалашу этаплары булып тора. Бу хакта ТР Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов республика парламентының тантаналы утырышы барышында әйтте.
«Татарстан - илдә федерализм сакчысы ул, чөнки Татарстанга башка төбәкләр карый. Без күп кенә процессларны башлап җибәрүче булып торабыз, алар соңыннан бөтен ил буенча бара. Бөтенесе безгә карый», - дип искәртте Әминов.
Шул ук вакытта ул «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында»гы тарихи декрет булмаса, Татарстан бүгенге бүгенге көндә шундый уңышлы яшәр идеме, дип искәртте ул.
«Төбәкләргә карата ышаныч булу мөһим, төбәкләрнең илне бергәләп чәчәк атучы ил ясавы мөһим», - дип өстәде парламентарий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз