Мөхәммәтшин: Республика җитәкчеләре федераль үзәк белән һәрвакыт компромисс тапты

«100 еллыкны узган Татарстан нинди булыр, федерациядә, глобаль җәмгыятьтә нинди урын алыр — болар, күбесенчә, бездән тора», — дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе.

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республика җитәкчеләре федераль үзәк белән һәрвакыт сәяси компромисс таба белде. Бу хакта парламент башлыгы «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзалануга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышта ясаган чыгышында әйтте.

«Икътисади сәясәт корылганда төрле фикерлелек, килешмәүчәнлекләр булса да, республика җитәкчеләре федераль үзәк белән һәрвакыт сәяси компромисс эзләде һәм таба белде. Федераль үзәкнең Татарстан кебек төбәкнең үсешенә кызыксынучанлыгы бар иде. Төрле инстанцияләрдә позицияләребезне яклаганда халык ярдәменә таяндык», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Төрле якларның мәнфәгатьләрен килештерүдә һәм шул чорда милли-тарихи спецификаны исәпкә алуда универсаль корал итеп, парламент җитәкчесе 1994 һәм 2007 елларда кабул ителгән, Россия һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлү турында шартнамәләрне атады.  

«Алар нигезендә республика мөһим федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча үзенә җаваплылык алды. Сүз, беренче чиратта, газификация һәм нефть эшкәртү, адреслы социаль яклау, тузган торакны ликвидацияләү программалары турында бара. Алар ярдәмендә мәшгульлек артты, икътисад тотрыкланды, халыкның тормыш дәрәҗәсе артты», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, алга таба бу тәҗрибә федераль һәм төбәк хакимиятләре арасында вәкаләтләрне тагы да төгәлрәк бүлүдә ролен уйнады, җирле үзидарә торгызылуга тәэсир итте. «Республиканың яңа тарихына карап, сайланган юл дөрес булган дип горурлык белән әйтә алабыз. 1990 еллар башында бүгенге Татарстан җәмгыятенең нык нигезләре салынган. Аның төп кыйммәтләре милләтара татулык һәм тынычлык булды», — диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ул елларда ук барлык хакимият органнарының конструктив хезмәттәшлеге бүген дә Татарстан дәүләтчелеге моделенә нигез булып тора. «100 еллыкны узган Татарстан нинди булыр, федерациядә, глобаль җәмгыятьтә нинди урын алыр — болар, күбесенчә, бездән тора», — дип төгәлләде чыгышын.