news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Дәүләт Советында ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырыш була

«Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет - татар халкы дәүләтчелеген торгызуны башлап җибәргән һәм республика үсешенең башлангыч ноктасын чагылдырган документ 100 ел элек имзаланган.

Бүген Дәүләт Советында ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырыш була
Рамил Гали

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бүген иртәнге сәгать унда Татарстан Дәүләт Советының тантаналы утырышы була. Нәкъ менә шушы көнне 100 ел элек «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзаланган. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу — яңа тарихи шартларда татар халкы дәүләтчелеген торгызуны башлап җибәргән һәм республика үсешенең башлангыч ноктасын чагылдырган документ.

Тантаналы утырышта «Татарстан АССРның йөз еллыгы: тарих һәм заманчалык» дигән төп доклад белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, парламент фракцияләре җитәкчеләре чыгышларын тыңлау ниятләнә.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарына, иҗтимагый һәм фәнни оешмаларга карата тәкъдимнәр белән киңәйтелгән Карар кабул ителәчәк. Моннан тыш, парламентарийлар республиканың район советларына Татарстан үсешенә зур өлеш керткән ветераннарны чакырырып тантаналы утырышлар үткәрергә тәкъдим итәчәк.

Бу вакыйганың зур сәяси-иҗтимагый әһәмиятен искә алып, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан тантаналы утырышны «Яңа гасыр» телеканалы һәм Болгар радиосы аша турыдан-туры трансляцияләү турында карар кабул ителде. Гадәттәгечә туры трансляция Дәүләт Советының рәсми сайтында да алып барылачак.

Утырыш көнендә биналарны дезинфекцияләү, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итү буенча профилактик чаралар комплексы үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100