28 майда Казанда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышы уза

Сессия көн тәртибенә 50 мәсьәлә чыгарыла
(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 28 майда Казанда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышы уза. Сессия көн тәртибенә 50 мәсьәлә чыгарыла. Аларның 21е – Татарстан законнары проектлары; шулай ук ТР Прокуроры протестлары, ТР Дәүләт Советы закон инициативалары һәм мөрәҗәгате, федераль закон проектлары һәм РФ субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару органнарының закон инициативалары бар.

Парламент утырышындагы төп мәсьәлә “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү белән бәйле. Депутатлар әлеге закон проектын өч укылышта кабул итәргә планлаштыра.

Татарстан парламентарийлары шулай ук республиканың дәүләт милкен хосусыйлаштыру, оешмалар милкенә салым салу, ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, Татарстан территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, дәүләт һәм муниципаль хезмәт, җирле үзидарә, гражданнарның сәламәтлеге, ТРда торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү белән бәйле закон проектларын караячак. Татарстан Республикасы Регламентына кертелгән үзгәрешләрне раслаячак.

Сессиядә ТР Министрлар Кабинетының “Күпфатирлы йортларда яшәүче гражданнарга электр энергиясеннән файдаланган өчен түләүне исәпләү практикасы турында”гы мәгълүматы да тыңланачак.