Матвиенко Дәүләт Советы депутатларын Россия парламентаризмы көне белән котлады

Федерация Советы Рәисе котлау телеграммасында Татарстан парламентарийларына Ватан иминлеге өчен хезмәт итүдә уңышлар һәм казанышлар теләде.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). РФ Федераль Җыенның Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны һәм республика парламентының барлык депутатларын бүген, 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне белән котлады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Котлау телеграммасында билгеләп үтелгәнчә, Россиядә парламент барлыкка килү илнең күпмилләтле халкының үз ихтыярын белдерүгә омтылышы белән билгеләнгән. Шул ук вакытта парламент фундаменталь дәүләт институтларының берсе булып тора һәм демократик традицияләрне саклауга, шулай ук Россиянең тотрыклы социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә.

«Бүген җәмгыятьтә закон чыгару (вәкиллекле) хакимиятенә хөрмәт арта бара. РФ Федераль Җыены, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Россия парламентаризмын ныгытуга, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә торган өзлексез һәм нәтиҗәле уртак эш алып бара», – дип искәртте Валентина Матвиенко үз мөрәҗәгатендә.

Федераль Җыенның югары палатасы спикеры үз юлламасын тәмамлап, Россия закон чыгаручыларының тырышлыклары киләчәктә дә ил алдында торган бурычларны нәтиҗәле хәл итүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Ул Татарстан Дәүләт Советы депутатларына «Ватанга хезмәт итүдә уңышлар һәм казанышлар» теләде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия парламентаризмы көне белән котлады