news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Балидан кайткан татарстанлылар обсервациягә җибәрелде

Республика халкын элек махсус рейслар белән Самара һәм Уфага кайтардылар.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Балидан кайткан татарстанлылар обсервациягә җибәрелде

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм Бали Индонезия утравыннан кайтартылган татарстанлылар обсервациягә җибәрелде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Денпасардан (Бали) кайткан егерме җиде кеше „Васильево“ шифаханәсенә ике атналык обсервациягә китерелде. Дубайдан (БГӘ) кайткан ундүрт кеше ике атнага „Заречье“ обсервациясенә урнаштырылды», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Моңа кадәр татарстанлылар илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр белән бергә Самарага (Балидан кире кайтару рейсы) һәм Уфага (Дубайдан рейс) кайттылар.

Галимова, Дубайдан кайтучылар арасында йөкле хатын булуын искәртте. Сәламәтлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен ул стационарга җибәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100