Татарстанда “Конституция балалар күзлегеннән” бәйгесе була

Бәйгегә гаризалар 2 апрельдән 15 майга кадәр кабул ителә.

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Татарстан балаларын “Конституция балалар күзлегеннән” бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарстан Республикасы Конституция суды 2018 елда “Конституция балалар күзлегеннән” балалар рәсемнәре конкурсы башлану турында игълан итә. ТР Конституция суды Рәисе боерыгы буенча бәйгегә гаризалар 2 апрельдән 15 майга кадәр кабул ителә", диелгән әлеге хәбәрдә.

Тулырак мәгълүматны (843) 264-74-97 телефонына шалтыратып белергә мөмкин.