Журналистлар семинары

Журналистлар семинары

(Төмән, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән дәүләт университетының Ак залында шәһәр матбугаты фестивале уңаеннан «Төбәк журналистикасының актуаль проблемлары» дигән темага семинар үткәрелде.

Семинарда игътибарга лаеклы беренче мәгълүматны губернатор урынбасары Сергей Сарычев җиткерде. Өлкәдә меңнән артык мәгълүмат чарасы бар, шуларның яртысы көньяк районнарга туры килә. Мондый зур мәгълүмат агымы объектив хәбәрләре белән җәмгыятьне тынычландыра да, халыкны баррикадаларга да күтәрә ала дип, башлап җибәрде ул журналистның хөкүмәт һәм җәмгыять алдында торган бурычларын ачыклауга юнәлтелгән җитди сөйләшүне. Төбәк журналистикасы объектив, дигән гомуми бәя биреп, ул журналистның хакимият белән бергә, кулга-кул тотынып эшләргә тиешлегенә басым ясады.

Төмән дәүләт университеты ректоры Геннадий Куцев мәгълүмат чараларында чынбарлыкка туры килмәгән, сенсация өчен бирелгән материаллар да, ә, гомумән алганда, төбәк журналистлары арасында үзләренең язмалары белән хакимият җитәкчеләрен һәр карарны җидешәр кат үлчәп караганнан соң гына халыкка җиткерергә мәҗбүр итүчеләр дә бар, диде ул.

Университетның журналистика факультеты деканы Борис Лозовой исә журналистика өстеннән сәяси цензураның торуына аеруча басым ясады. Аның фикеренчә, аерма бары шунда – бу цензура кайбер төбәкләрдә бик каты, ә икенчеләрендә – йомшаграк сизелә. Лозовой шулай ук, киләчәктә губернаторлар билгеләнеп куелган, район һәм шәһәр хакимиятләре мәгълүмат чараларын гамәлгә куючылар булудан туктаган шартларда, мәгълүмат чаралары җаваплырак, иреклерәк булырмы, әллә сәяси цензура тагын да көчәерме – әлегә ачык әйтеп булмый, бу мәсьәләне җитди форумнарда карарга кирәк, алдан ук мәгълүмат чараларына янарлык фактларны күз алдына китереп эш итәргә кирәк, диде.

Бу мәсьәләләр тулысынча өлкәнең бюджет хисабына эшли торган татар телендәге мәгълүмат чараларына (атналык «Яңарыш» газетасы, “Дусларга сукмак» радио тапшыруы, «Очрашулар» телетапшырулары) да кагыла. Димәк, Төмән татар мәгълүмат чараларының бүгенге хәле, киләчәк язмышы, сәяси цензура шартларында аларның никадәр объектив була алулары турында да җитди сөйләшергә вакыт җитте, ахрысы.