Бүген Татарстан Дәүләт Советының быел соңгы сессиясе була

Көн үзәгенә 31 мәсьәлә куелган

 (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советында республика парламентының агымдагы елда соңгы утырышы уза. Көн үзәгенә 31 мәсьәлә куелган.
Парламентарийлар беренче укылышта 8 закон проектын карый, икенче укылышта – 7 һәм өченче укылышта – 1. Моннан тыш, беренче һәм икенче укылышта ТРның аерым база законнарына үзгәрешләр закон проектларын карау, шулай ук ТР Дәүләт Советының 2014 елда башка дәүләтләр парламентлары, РФ субъектлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлеге һәм киләсе елга парламент закон проекты эшләре буенча якынча планны тәкъдим итү планлаштырыла.
ТР ДС әгъзаларына парламент регламентының берничә маддәсенә ачыклык кертүче үзгәрешләрне, шулай ук федерация субъектларының закон чыгару органнарына закон инициативаларын һәм 10 федераль закон проектын карарга туры киләчәк. Дәүләт Советы утырышында РФ Югары арбитраж судларын берләштерү мәсьәләсе каралачак.
Депутатлар 2014 елда коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифны көйләү турындагы ТР Хөкүмәте мәгълүматын тыңлаячак, шулай ук республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Мәскәү-Казан югары тизлекне тимер юл магистрале төзелеше буенча хисап тотачак.