Елена Мизулина ТР Президентының аерылышу процессын катлауландыру инициативасын хуплавын белдерде

Аерылышу гаилә-хокукый низагын хәл итүнең иң соңгы чик чарасы булырга тиеш, дигән фикердә ул

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Елена Мизулина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ЗАГСта язылышкан парларның мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә өзү процессын катлауландыру инициативасын хуплый.

Бу хакта ул журналистларга бүген Казанда “Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының IV форумында белдерде. Форумның “Гаиләнең күп гасырлык традицияләре – Россия киләчәге нигезе” темасына пленар утырышы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында үткәрелде.

“Без бу проблемага игътибарны юнәлткән Татарстан Республикасы Президентының, парламентының инициативасын хуплыйбыз. Бу бүген, чыннан да, – җитди куркынычларның берсе. Аерылышу гаилә-хокукый низагын хәл итүнең иң соңгы чик чарасы булырга тиеш. Андый җиңел ысуллар булганда, ЗАГСта язылышкан яшьләр дуслашу юлларын эзләп тормый, ә җайлырак юлны сайлый”, – дигән фикердә Елена Мизулина.

Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә экспертлар тарафыннан өйрәнелгән, әмма әлегә закон проекты карауга тапшырылмаган. Елена Мизулина закон проектында төпле фикерләр булуын билгеләп үтте. Әйтик, гаиләдә балигъ булмаган балалар булса һәм парларның берсе аерылышуга каршы килсә, суд тарафыннан аерылышу турында соңгы карар чыгарганчыга кадәр 3 ай түгел, ярты ел вакыт билгеләү һәм дуслашу процедурасын кертү мөмкин булыр иде, дип саный ул.

“Шулай да, биредә бер проблема бар. Әгәр закон чыгаручы дуслашуның мәҗбүри процедурасын тәкъдим итә икән, ул аның кем тарафыннан финансланачагын кайгыртырга тиеш. Моны парлар җилкәсенә аудару дөрес түгел. Ягъни аерылышучы парлар психолог хезмәтләрен каплый алмаганда, дәүләт дуслаштыру процедураларын финанслау функциясен үз өстенә алырга тиеш. Юкса, яшьләр аерылышкан очракта психолог хезмәтләренә түләмәс өчен, никахларын рәсми теркәмәү ягын караячак”, – дип мәсьәләнең проблемалы ягына игътибар юнәлтте Елена Мизулина. Ул билгеләп узганча, бу төр процедуралар булырга (гаиләгә профессиональ ярдәм күрсәтү хезмәте шарты белән) һәм дәүләт тарафыннан финансланырга тиеш.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.