ТР Үзәк сайлау комитеты Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үткәрү өчен бер мандатлы округлар схемасын билгеләде

Республика Дәүләт Советы сайлауларында катнаш сайлау системасы сакланачак

  (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы ТР Үзәк сайлау комитеты 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үткәрү өчен бер мандатлы округлар схемасын билгеләде.
Сайлау законына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керүе нәтиҗәсендә, сайлау округлары 1 сайлау циклына түгел, ә 10 елга билгеләнәчәк.
“2014 елның сентябрендә Татарстанда парламент сайлауларында 50 бер мандатлы округ булачак”, - дип белдерде республика ҮСК рәисе урынбасары Валентина Каменькова. Партия исемлеге буенча тагын 50 депутат сайларга туры киләчәк.
Шулай итеп, Республика Дәүләт Советы сайлауларында катнаш сайлау системасы сакланачак. Якын арада округ схемалары ТР ДС каравына тапшырылачак.
Законга кертелгән үзгәрешләр сәяси партияләрнең сайлау кампаниясендә катнашуының аерым мәсьәләләренә дә кагылды. Аерым алганда, сәяси партияләр турындагы законга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, РФ Президенты сайлауларыннан кала, теләсә нинди сайлаулар үткәрү вакытында барлык сәяси партияләр дә сайлаучылар имзалары җыюдан азат ителә.
Хәзер бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидатларны теркәү дә имзалар җыймыйча гына гамәлгә ашырыла. Сәяси партияләр тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларны депутатлыкка тәкъдим итү исемлеге шулай ук сайлаучылар имзаларыннан тыш теркәлә.
Шулай итеп, ТР Дәүләт Советына сайлауларда үз-үзләрен тәкъдим итүче кандидатлар гына имза җыярга тиеш була, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комитеты матбугат хезмәте.