news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: ТР Дәүләт Советының Президент атамасын алыштырудан баш тартуы исәпкә алыначак

Закон проекты буенча эшләгәндә Россиядәге һәр субъектның фикеренә хөрмәт белән карыйбыз, дип искәртте Дмитрий Песков.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты вазифасын бетерүгә каршы чыгыш ясаган Республика парламентының фикерен Кремльдә исәпкә алачаклар.

Шулай да, бу — бик күп башка фикерләрнең берсе, дип искәртте Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бу — закон проектына карата бер фикер. Закон проектын эшләү кысаларында Россиядәге һәр субъектның фикеренә хөрмәт белән карыйбыз, әмма ул, һичшиксез, әлеге закон проектын әзерләгән вакытта исәпкә алыначак фикерләрнең берсе, — диде Кремль вәкиле. — Әлеге очракта сүз ниндидер положениене де-юре фиксацияләү турында түгел, бу әйтелгән фикер. Эш процессы вакытында төрле фикерләрнең әйтелүе игътибарга лаек. Аларның барысы да исәпкә алыначак».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100