news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советының закон инициативалары федераль законнар булды

Җир хокукы һәм архив эшенә кагылышлы федераль законнар үз көченә керә.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советының закон инициативалары федераль законнар булды. Алар бүген үз көченә керә. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 23.21 маддәсенә һәм 13.20 маддәсенә үзгәрешләр кертелә торган федераль законнар турында бара. «Бу хокукый актларны кабул итү инициаторы Татарстан Дәүләт Советы булды», диелгән хәбәрдә. 

Беренче закон дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар компетенциясенә ачыклык кертә. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануга бәйле административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау буенча Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) һәм Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) вәкаләтләре чикләнә.

Үз көченә кергән икенче федераль закон архив эше турындагы законнарны бозган өчен штрафларны 10 тапкырга арттыра һәм юридик затлар өчен административ җәза кертә. Шулай итеп, гражданнар өчен архив документларын саклау, комплектлау, исәпкә алу яки куллану кагыйдәләрен бозган өчен 1 меңнән алып 3 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр күләмдә штраф билгеләнгән.

Архив алып бару кагыйдәләрен бозган өчен гамәлдәге административ җаваплылык беренче чиратта, гражданнар (мәсәлән, аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләр), шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары өчен архив документларын югалту нәтиҗәләре белән чагыштырырлык булмаган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советының 16нчы утырышы 29 октябрьдә узачак. Анда депутатлар 2021 елга, 2022 һәм 2023 елга план чорына республика бюджеты турындагы закон проектын беренче укылышта караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100