Татарстан Дәүләт Советы иң күбе бер айдан дәүләт телләрен укыту мәсьәләсен караячак

Фәрит Мөхәммәтшин татар телен укыту проблемасының чишелеше булыр, дип ышана.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советы республиканың дәүләт телләрен укыту мәсьәләсенә, күп дигәндә, бер айдан әйләнеп кайтачак. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Дәүләт Советының бишенче чакырылыш катнашындагы 33нче утырышында тәнәфес игълан ителде. Телләр мәсьәләсен карауны утырышның киләсесенә күчерделәр.

Депутатлар кабат утырышка җыелачак һәм җәмәгатьчелекне борчыган темага фикер алышачак. "Ике атна – ай, күбрәк вакытка түгел", – дип җавап бирде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның утырышның дәвамы турында бирелгән сорауга. "Мәктәп укучылары һәм укытучыларының бер атналык каникулы булачак, шуны истә тотып утырышны үткәрербез”, – дип өстәде ул.

Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, хәзер бер сәгатьтә укыту программасын үзгәртеп булмый. "Без бу вакыт аралыгында дәресләрне нык кысмартмау өчен сөйләшүләр алып барачакбыз", – дип ассызыклады Татарстан Дәүләт Советы рәисе.

"Якын арада сессиянең дәвамы булачак – депутатлар, Хөкүмәт, Президент белән һәм бу мәсьәләдә җаваплы министрлык һәм идарә белгечләре катнашында бу хәлгә чишелеш табу өчен җыелышачакбыз. Мин чишелеш табарбыз дип ышанам ", – дип белдерде республика парламенты башлыгы.