Депутатлар парламент трибунасыннан Татарстанда дәүләт телләрен укыту мәсьәләсен күтәрде

Римма Ратникова мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре үтү белән бәйле туган вазгыять борчу уятуы турында әйтте.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 33нче утырышы бик кызу бара - депутатлар парламент трибунасыннан Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган теллләрен укыту мәсьәләсен күтәрде. Парламентарийлар әлеге мәсьәләдә бүгенге утырышта фикер алышу тәкъдиме белән чыктылар.

Җәмәгатьчелекне борчыган әлеге мәсьәләне көн тәртибенә кертүне депутатлар Разил Вәлиев, Николай Рыбушкин сорады. “Ни өчен безнең закон эшләми. Моңа кем гаепле? Кайда безнең хата? Биредә аңлашырга кирәк”, - дип белдерде Николай Рыбушкин. Парламентарий Ирек Шәрипов кичә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары ассамблеясы тәкъдиме белән бертавыштан телләр сәясәтен камилләштерү һәм республика мәктәпләрендә рус һәм татар телләрен укытуны көйләү мәсьәләләре буенча резолюция кабул ителүен җиткерде. Шул уңайдан ул депутатлар алдында белдерү белән чыгарга ниятләвен әйтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре үтү белән бәйле туган вазгыятьнең борчу уятуын әйтте һәм республика прокуроры Илдус Нәфыйковны тыңларга тәкъдим итте.

Эшләрен югалту куркынычы туган татар теле укытучыларының киеренке халәте турында депутат Татьяна Воропаева җиткерде. Ул Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны тыңлау зарурлыгы хакында белдерде.

Депутат Ирина Бакова шулай ук әлеге мәсьәләдә фикерләшүне хуплый. Нәтиҗәдә, тавыш биреп, депутатлар Татарстанда дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсен карауны көн тәртибенә кертте.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Депутатлар бүген 34 мәсьәлә буенча фикер алышуны планлаштыра. Утырышта төп мәсьәләләрнең берсе – 2018 елга һәм 2019 – 2020 еллар план чорына Татарстан бюджеты проектын карау.