ТР Үзәк сайлау комиссиясе Брайль шрифты белән мәгълүмати-аңлатма материаллары бастырган

Алар тавыш бирү участокларында таратылачак

 (Казан, 26 август, “Татар-информ”). ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрдә депутатларны сайлаулар алдыннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе начар күрүчеләр өчен басма мәгълүмати-аңлатма материалларын Брайль шрифты белән бастырган.

“РФ гражданнарының сайлау хокукларын тәэмин итү: сорау һәм җавапларда” брошюралары сайлау көнне тавыш бирү участокларында таратылачак, диелә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәрендә.