Рөстәм Миңнеханов: “Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим”

Татарстан Республикасы лидеры аерылышу процедурасын катлауландыру тәкъдиме белән чыкты

(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы ЗАГСта язылышкан парларның мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә өзү процессын катлауландыру инициативасы белән чыгарга ниятли. Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң мактаулы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында чыгыш ясаганда, аерылышулар саны күп булуы уңаеннан борчылуын җиткерде.

“Яшерен-батырын түгел, җәмгыятьтә аерылышуларга битараф мөнәсәбәт яшәп килә, шуңа күрә аерылышу системасын бераз катлаулындырырга телибез. Тормышта барысы да була – аңлашылмаучанлыклар, низаглар да, әмма юл куешып килешә белергә кирәк, шуңа күрә аерылышу процедурасы ЗАГС һәм судта да күпкә четерекле булырга тиеш, бу нисбәттән гамәлдәге системаны үзгәртү инициативасы белән чыгарга телибез. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Якын арада Татарстан депутатларының Дәүләт Думасына шушы мәсьәлә буенча тәкъдимнәр кертүе көтелә.