news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәттә бурычлылардан чит ил паспортларын алу идеясен хупладылар

Тәкъдим ителгән норма нигезендә чит ил паспортлары суд карарларын үтәмәү аркасында чит илгә чыгу тыелган кешеләрдән алынырга тиеш.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Закон проектлары эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе приставларга чит илгә чыгу чикләнгән бурычлылардан чит ил паспортларын алырга рөхсәт итә торган проектны хуплады, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына Россия Юристлары ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев.

«Әзерләнгән инициатива ниндидер сәбәпләр аркасында чит илгә чыгу чикләнгән гражданнардан чит ил паспортларын алу мөмкинлеген күздә тота. Шул исәптән, тәкъдим ителгән норма нигезендә, чит ил паспортлары суд карарларын үтәмәү аркасында чит илгә чыгу тыелган кешеләрдән алынырга тиеш», — диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100