Фәрит Мөхәммәтшин Евгений Примаков хакында: “Бик мәртәбәле кеше безнең арадан китте”

ТР парламенты җитәкчесе “Алтын каләм — Золотое перо” конкурсы катнашучылары белән очрашты

 (Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Камилә Закирова). Бүген Казан янындагы “Идел” Яшьләр үзәгендә “Алтын каләм — Золотое перо” балалар, яшүсмерләр һәм яшь каләмчеләр республика конкурсы кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конкурста катнашучылар белән очрашты. Бәйге быел 20 нче тапкыр үткәрелә.

Конкурсатлар парламент җитәкчесеннән бүген вафат булган сәясәтче Евгений Примаковның аның хәтерендә ничек калуы хакында сорады. “Бик мәртәбәле кеше безнең арадан китте! Без аның белән бик күптәннән таныш идек, - диде Ф. Мөхәммәтшин. – Ул ил өчен бик күп эшләр башкарды. Тышкы эшләр министры булды, разведка белән шөгыльләнде, ә ил өчен иң авыр вакытларда берничә ай премьер-министр вазыйфасын башкарды. Шул вазыйфасында ул илдәге икътисадый хәлне тотрыклы итте”.

ТР парламенты җитәкчесе сәясәтченең шәхси сыйфатларына да тукталды. “Бик яхшы кеше һәм гаилә җанлы. Ул дөньяның бик күп телләрендә сөйләшә белә, Коръән укый иде. Берсендә, бер чара вакытында, ул җыр башкарды һәм мин аны тагын да яраттым... Бу бик кайгылы вакыйга”.

Фәрит Мөхәммәтшин яшь каләмчеләрнең омтылышларын да югары бәяләде. “Тема белән кызыксынуыгызга афәрин!” – дип сүзен тәмамлады ул.

Искәртеп үтәбез: Евгений Примаков бүген 86 нчы яшендә Мәскәүдә вафат булды.