news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лукашенко: Белоруссиядә Татарстан белән тугандаш мөнәсәбәтләрне югары бәялиләр

Белоруссия башлыгы Татарстан Президентын ТАССР оешуның 100 еллыгы белән тәбрик итте.

Лукашенко: Белоруссиядә Татарстан белән тугандаш мөнәсәбәтләрне югары бәялиләр
http://president.gov.by

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Бүгенге Татарстан — куәтле социаль-икътисади потенциал һәм уникаль мәдәни-тарихи мираска ия булган республика. Ул хаклы рәвештә Россиянең иң алдынгы субъектлары арасына керә. Беларусь Президенты Александр Лукашенко ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган котлау телеграммасында шулай дип язган.

«Тырыш хезмәт, инициативалылык, сезнең гражданнарның тирән ватанпәрвәрлек хисе уңышларның нигезе булып тора. Белоруссиядә ике халыкның да мәнфәгатьләренә тулысынча җавап бирә торган Татарстан белән туганнарча мөнәсәбәтләрне югары бәялиләр», — дип искәрткән Лукашенко.

«Татарстан Республикасы алга таба да тотрыклылык һәм чәчәк ату үрнәге булыр, ә Беларусь Республикасы белән дусларча элемтәләр ике якка да файдалы яңа проектлар белән тулыланыр дип өметләнәм», — дигән ул.

Бу көннәрдә ТР Президенты адресына бөтен дөньядан күпсанлы котлау телеграммалары килә.

Аерым алганда, Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасегава Татарстанга һәр килүендә «татар халкының энергиясен» сизүе хакында язган. «Сез җитәкләгән республиканың алга таба да теләсә нинди сынаулар, шул исәптән Covid-19 эпидемиясе алдында көчле булып калачагына ышанам», — дип искәрткән Хасегава.

Италия, Швеция, Словакия, Молдова, Тайланд һ.б. дәүләтләрнең илчеләре Рөстәм Миңнехановка котлау сүзләре юллаган. «Быел Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Сезгә хөрмәт белдерергә, республика тарихындагы әлеге мөһим вакыйга белән котларга, аның күпмилләтле халкының чәчәк атуын һәм иминлек теләргә рөхсәт итегез», — дип искәрткән, аерым алганда, Колумбия илчесе Альфонсо Лопес Кабальеро.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100