Төзелеш министры праймеризда катнашучыларны яклап тавыш бирде

Ирек Фәйзуллин үзе дә "Бердәм Россия" партиясе уздырган праймеризда катнаша.
(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин фикеренчә, праймериз үткәрү гражданнар белән көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышу мөмкинлеге бирә. Бүген министр республикада узган праймеризда Казанның 90нчы гимназиясендә оештырылган сайлау участогында тавыш бирде. Ирек Фәйзуллин үзе дә "Бердәм Россия" партиясе уздырган праймеризда катнаша. Ул моңа кадәр дебатларда да чыгыш ясады. Татарстанда торак төзелеше, халыкны эчә торган су белән тәэмин итү программасы, Илкүләм проектлар кысаларында башкарылачак эшләр турында сөйләгән иде.