РФ Коммунистлар партиясеннән депутат Хафиз Миргалимовка парламент даими эш урыны булачак

РФ Коммунистлар партиясеннән депутат Хафиз Миргалимовка парламент даими эш урыны булачак

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Хафиз Миргалимов даими нигездәге депутат итеп сайланды.

ТР Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтыновның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле һәм Дәүләт Советы регламенты нигезендә, өч кандидатура арасында даими эшләүгә рейтинг тавыш бирү үтте. Андый гаризаларны Нәсимә Столярова (РФ Коммунистлар партиясе), Хафиз Миргалимов (РФКП) һәм ирекле депутат Александр Штанин биргән.

Нәтиҗәдә, иң күп тавышны Нәсимә Столярова һәм Хафиз Миргалимов җыйган. Хафиз Салихов икенче турда күбрәк тавыш җыеп, даими нигездә эшләүче депутат итеп сайланды. Әлегәчә Хафиз Гаяз улы “Челныгорстрой” ААҖдә әйдәүче белгеч булып эшләгән.

Соңыннан депутат Рөстәм Зәкуановны Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетыннан чыгарып, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы, Дәүләт Советының иң яшь депутаты Марат Бохараевны Социаль сәясәт комитеты әгъзасы итеп сайлау турында карар кабул ителде. Аларның гаризалары моңа нигез булып тора.