23 яшьлек Марат Бохараев ТР Дәүләт Советы депутаты булды

23 яшьлек Марат Бохараев ТР Дәүләт Советы депутаты булды

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). ТР Дәүләт Советының депутатлар корпусы яңа вәкил белән тулыланды. Хәзер иң яшь парламентарий – 23 яшьлек “бердәм россияле” Марат Бохараев.

ТР Үзәк сайлау комитеты ТР Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтыновның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, әлеге урынны республика парламенты депутатлыгына теркәлгән кандидат Бохараев Марат Зөфәр улына бирергә карар итте.

23 яшьлек “Яшьләр берлеге” башкарма комитеты рәисе Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. “Дүрт татар” КВН командасының беренче составында уйнаган, өметле эшкуар.