news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовия башлыгы вазифасын башкаручы Артем Здунов төбәк хакимиятен отставкага җибәрде

Татарстанда туып-үскән Артем Здунов республиканы узган елның ноябрендә җитәкли башлады.

Мордовия башлыгы вазифасын башкаручы Артем Здунов төбәк хакимиятен отставкага җибәрде
Илнар Төхбәтов

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов республика хөкүмәтен отставкага җибәрде. Бу хакта төбәкнең оператив штабына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Мордовия Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов төбәк хөкүмәтен отставкага җибәрү турында хәбәр итте», — диелә хәбәрдә.

Артем Здунов 1978 елның 18 маенда Казанда туган. 2000 елда Казан финанс-икътисад институтын (КФЭИ), 2004 елда КФЭИ аспирантурасын тәмамлаган. 2005 елда икътисад фәннәре кандидаты була.

2010-2014 елларда Здунов Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары булып эшли. Соңыннан республиканың икътисад министры була. 2018 елның февраленнән Артем Здунов — Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе итеп билгеләнә.

2020 елның 18 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин Артем Здуновны Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгели һәм төбәк башлыгы, 66 яшьлек Владимир Волковны отставкага җибәрә. Ул республиканың 2012 елдан бирле җитәкләгән була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100