Путин һәм Жээнбеков Кыргызстан һәм Россия көнен ачачак

Россия һәм Кыргызстан лидерлары ике илнең хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшүләр уздырырга планлаштыра.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин һәм Кыргызстан башлыгы Сооронбай Жээнбеков 27 февральдә Мәскәүдә узачак Кыргызстан һәм Россия елын ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Владимир Путин һәм Сооронбай Жээнбеков Кыргызстан Республикасында Россия Федерациясе елын һәм Россия Федерациясендә Кыргызстан Республикасы елын ачу тантанасында катнашачак», диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, ике ил лидерлары ике яклы сөйләшүләр уздырырга планлаштыра. Очрашуда сәяси, сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә Россия-Кыргызстан хезмәттәшлеген үстерү темасы кузгатылачак дип көтелә. Шулай ук Путин һәм Жээнбеков Евразия киңлегендә интеграцион берләшмәләр кысаларында багланышларның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышырга планлаштыра.

Кыргызстанда һәм Россиядә үзара еллар уздыру турында узган ел март аенда РФ Президенты Владимир Путинның Бишкекка сәфәрендә килештеләр.