Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның 14 мировой судьясына таныклык тапшырды
Татарстанда Цифрлаштыру елында мировой судка электрон язылу, иск гаризалары бирү һәм кирәкле документлар алу мөмкинлеген тормышка ашырырга кирәк булачак, ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республиканың төрле районнарындагы суд участокларының мировой судьяларына таныклык тапшырды. 14 кеше хезмәт таныклыклары алды.
Тантаналы чарада Мөхәммәтшин мировой судьяларның хакимиятнең бу тармагында халыкка иң якын вәкилләр булуын әйтте. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда 190 мировой судья үз вәкаләтләрен башкара, алар йөзләгән мең җинаять, гражданлык һәм административ эш карый. Узган елда алар тарафыннан 630 меңнән артык эш һәм материал каралган», — диде ул.
Парламент җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан Президенты ярдәме белән 2021 елдан 2024 елга кадәр республика бюджетыннан мировой судлар биналарына капиталь ремонт ясау өчен өстәмә 146 млн сум акча бүленгән. Узган ел Казан, Алабуга һәм Чистай биналарына капиталь ремонт ясалган. Суд участокларының 16 бинасында ремонт эшләре үткәрелгән.
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, быел мировой судьялар аппаратында хезмәт хакы уртача 22 процентка артуы көтелә. «Бу кадрлар агымын киметүгә, дөньякүләм юстиция абруен күтәрүгә ярдәм итәр дип өметләнәбез», — диде ул.
Аның сүзләренчә, Татарстанда Цифрлаштыру елында мировой судка электрон язылу, иск гаризалары бирү һәм кирәкле документлар алу мөмкинлеген тормышка ашырырга кирәк булачак. Моннан тыш, суд приставлары хезмәте белән электрон хезмәттәшлек оештыру планлаштырыла. «Киләсе этап эшләрне карауда гражданнарның онлайн катнашуы булачак. Федераль бюджеттан видеоконференц-элемтә өчен җиһазлар сатып алуга 119 млн сум бүлеп бирелгән», — диде Мөхәммәтшин.
Парламентының матбугат хезмәте хәбәрендә язылганча, Республиканың Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев мировой судьяларга юристның дүрт төп бурычын искәрткән. Дөресен сөйләргә, эшне гадел алып барырга, тиешенчә эшләргә һәм кыенлыкларга нык булырга, дигән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз