Татарстан депутатлары Президент атамасына кагылышлы закон проектына төзәтмәләр юллый

«Төзәтмәләр нигезендә, Татарстан түбәндәге редакциясен тәкъдим итә: РФ субъектында югары вазифаи затының атамасы субъект конституциясе, уставы нигезендә, тарихи, милли һәм башка традицияләр һәм халык фикерен исәпкә алып билгеләнә», — диде Альберт Хәбибуллин.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Президент атамасын үзгәртү яки «РФ субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары» федераль закон проектына төзәтмәләр кабул итте. Барлыгы 18 төзәтмә әзерләнгән.

Закон проекты авторлары — Андрей Клишас һәм Павел Крашенинников. Алар тәкъдим иткән нигезләмәләрнең берсе — РФ субъектларында дәүләт хакимияте органнарының югары вазифаи заты вазифасы атамасын, шулай ук, РФ субъектларының закон чыгару һәм вәкиллекле органнары һәм югары вазифаи зат вәкаләтләренең срокларын һәркайда бертөрле генә билгеләү.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проектында аерым нигезләмәләр Россиядә Конституция корылышы нигезләренә каршы килгәнен, федератив дәүләт принциплары бозылганын искәртте.

«Төзәтмәләр нигезендә, Татарстан түбәндәге редакциясен тәкъдим итә: РФ субъектында югары вазифаи затының атамасы субъект конституциясе, уставы нигезендә, тарихи, милли һәм башка традицияләр һәм халык фикерен исәпкә алып билгеләнә», — диде Альберт Хәбибуллин.

«Татарстан үзенчәлеге турында әйтсәк, Татарстан Президенты атамасы, башка субъектлардан аермалы буларак, РФ Президенты атамасы белән бер үк көнне — 1991 елның 12 июнендә барлыкка килә. Татарстан Президенты атамасы күп милләтле халыкның үзаңына ныклап кереп урнашкан. Республиканың югары вазифаи затының башка төрле атамасы республикада тарихи һәм милли традицияләрне исәпкә алмаячак, халык фикереннән башка ул билгеләнә алмый», — дип белдерде комитет рәисе.

Альберт Хәбибуллин бу ил Президенты позициясенә дә тәңгәл килгәнен искәртте. «Владимир Путин 2014 елда ук яшьләр форумында республика Президенты турында әйткән иде. Югары вазифаи затны ничек атау — ул республикада яшәүчеләр эше. Без Татарстан халкының сайлаган атамасына хөрмәт белән караячакбыз, дигән иде», — дип искәртте депутат.

«Татарстан соңгы дистә елларда актив тышкы икътисади эшчәнлек алып бара. Халыкара даирәдә уңай имидж урнашкан. Инвесторларга гомуми кабул ителгән республика Президенты белән эш алып бару җайлырак. Россия һәрвакыт татарларны, төрки телле халык буларак, төрки телле һәм мөселман дөньясы белән элемтәләрне җайлау өчен кулланган. Бу халыкларның менталитетын исәпкә алып, Президент атамасын саклап калу алар тарафыннан ышанычка китерәчәк», — дип саный Хәбибуллин.

Ул, Татарстан Президенты буларак Рөстәм Миңнеханов Россияне халыкара аренада тәкъдим иткәнен, аның «Россия-ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе дә булганын искәртеп үтте.

Депутат Марат Галиев та Татарстанның үзенчәлеген билгеләп узды. «Конституциядә Россия Федерациясе өлкә, төбәкләрдән, крайлардан, автоном берәмлекләрдән тора дип әйтелгән, ягъни бу бертөрле субъектлар түгел. Россия Конституциясе кабул ителгәннән 28 ел эчендә бу төрле субъектлар арасында төгәл, аңлаешлы аермалар билгеләнмәде. Ә ул аермалар бар: автоном берәмлекләрнең үз вәкаләтләре, республикалар дәүләт буларак билгеләнгән», — диде.

«Республикаларда дәүләтчелек элементлары башка субъектлардан аерыла. Ә авторлар аларны закон проектында гомумиләштереп биргән, аермаларын исәпкә алмаган. Президент — халыкара практикада республика корылышы булган дәүләттә югары вазифаи зат. Татарстанда Президент атамасына очраклы гына килмәгәннәр, халыкара практика нормаларына нигезләнгәннәр. Без гамәлдәге Конституцияне ихтирам итәргә бурычлы, ачыктан-ачык унитаризм яклы чыгыш ясаучыларга кисәтү ясарга кирәк», — диде Марат Галиев.

Марат Галиев Президент атамасы Россиянең үзе өчен отышлы булганын да әйтте. Халыкара сәясәттә санкцияләр бар. Үсеш алган икътисадлы төбәктә Президент дип аталуы шул санкцияләргә каршы көрәштә берникадәр корал булуына ишарәләде.