Федераль закон проектына төзәтмәләре исәпкә алынмаса, Дәүләт Советы судка яза алачак

«Без Конституция судына мөрәҗәгать итәргә әзер булырга тиеш», — диде депутат Николай Рыбушкин.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советының «РФ субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары» федераль закон проектына төзәтмәләре исәпкә алынмаса, ул Конституция судына мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта бүген республика парламенты утырышында сүз булды.

Депутат Николай Рыбушкин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте. «Без Конституция судына мөрәҗәгать итәргә әзер булырга тиеш. Башта ук шулай дияргә кирәк: төзәтмәләр исәпкә алынмаса, Татарстанның Конституция судына мөрәҗәгать итәргә хокукы бар», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин да андый мөмкинлек булуын әйтте. «Әлбәттә, без андый хокукыбыз булуын беләбез», — диде.

Закон проектын Россия парламентының түбән палатасына Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников һәм Федарция Советының Конституцион закон чыгару комитеты рәисе Андрей Клишас кертте.

Татарстан депутатлары аны хупламады, алар төбәкләрнең вәкаләтләре чикләнә һәм РФ Конституциясе нигезләмәләре бозыла, дип саный. Нәтиҗәдә, 18 төзәтмәдән торган пакет әзерләнгән.