Андрей Кондратьев: Берничә көн тавыш бирү кешеләр өчен уңайлы һәм куркынычсыз

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе республиканың Сайлау кодексына төзәтмәләр тәкъдим итте.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әзерләгән республика закон проекты гражданнар өчен имин һәм уңай тавыш бирү моделен булдырачак. Бу хакта сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумының дүртенче сессиясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

«Иртәгә Татарстан парламенты республиканың Сайлау кодексына төзәтмәләр кертүне караячак. Бу үзгәрешләрне тормыш үзе таләп итте. Оператив эшләү һәм федераль законнар сериясе кабул ителү аркасында, шул нормалар нигезендә без Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүе һәм бердәм тавыш бирү көне уздырдык, бу кампанияләр уңышлы үтте», — диде Кондратьев.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе белдергәнчә, бүген төп бурыч хәл ителгән — гражданнар өчен уңайлы һәм имин тавыш бирү ысулы тәэмин ителгән.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, закон проекты сайлауларда һәм референдумнарда берничә көн дәвамында (өч көннән дә артмаска тиеш) тавыш бирүне, шулай ук сайлаучылар өчен дистанцион рәвештә электрон тавыш бирү мөмкинлеген булдыруны күздә тота.