news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укучыларга һәм студентларга тимер юл транспортында ташламалар бирергә тәкъдим итәләр

Сенатор шәһәр яны поездларының барлык категорияләрендә укучыларга ташламалар бирүнең бердәм тәртибен билгеләү кирәклеген искәртте.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты башлыгы Андрей Кутепов тимер юл транспортында мәктәп укучыларына һәм студентларга  ташламалар бирергә, субсидияләү системасын үзгәртергә тәкъдим итте.

РИА Новости хәбәр итүенчә, укучылар һәм студентлар өчен ташламалы билетларның гамәлдә булу срогына карата бик күп шикаятьләр килә. Россиянең төрле субъектларында ташламаларны төрлечә билгелиләр. 

Сенатор, нәтиҗәдә, шәһәр яны поездларының барлык категорияләрендә укучыларга ташламалар бирүнең бердәм тәртибен билгеләргә һәм аларның ел әйләнәсендә хәрәкәт итү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Шулай ук ул студентлар һәм мәктәп укучыларын йөртүдән югалган керемнәрне региональ бюджетларга компенсацияләү өчен федераль бюджеттан дәүләт ярдәмен, 2010-2012 еллардагы кебек, кире кайтарырга тәкъдим итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100