Татарстан Дәүләт Советының дүрт депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты

Думага сайланган депутатлар ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советының дүрт депутаты, РФ ФҖ Дәүләт Думасына сайлануы белән бәйле рәвештә, вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 26 нчы утырышында шушы карар кабул ителде. «Илья Вольфсон, Татьяна Ларионова, Марат Нуриев, Артем Прокофьев VIII чакырылыш Дәүләт Советына сайланды. Депутатларның язма гаризалары әзерләнде», — диде республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Думага сайланган депутатлар ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.