Актаныш имамнарына шаһәдәтнамәләр тапшырылды

Очрашу Коръән аятьләре уку, дога кылу белән башланды.

(Актаныш, 25 октябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Филизә Сәләхова). Актаныш имамнарына шаһәдәтнамәләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай да, динебезне куәтләү, аралашу, араларны якынайту нияте өстенрәк иде.

Чараның Мәүлид аенда үткәрелүе аңа тагын да күркәмрәк төс бирде. Очрашу Коръән аятьләре уку, дога кылу белән башланды. Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин район үзәгендәге һәм авыллардагы мәчетләрнең торышы белән таныштырды.

Шаһәдәтнамәләр Актаныш районы мәчетләрендә эшләүче имамнарга нәзарәт тарафыннан оештырылган курсларда алган гыйлемнәрен раслый. Әлеге документ аларга мәчет-мәхәлләләрдә дини эшчәнлек алып бару өчен кирәк.

«Имам-хатыйблар, имамнар дини эшчәнлегендә рөхсәт кәгазенә нигезләнәләр. Ул — шаһәдәтнамә. Мөфтият, мөфти хәзрәтебезнең раславы, мәхәлләнең тануы белән тапшырылган ышаныч кәгазе ул. Ягъни — указ. Указлы мулла дигәнне аңлата. Элекке китаплардан укып беләбез. Аны Уфа шәһәренә барып алганнар», — диде Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров.

Ул шаһәдәтнамәнең тормыштагы кирәклеген түбәндәгечә аңлатты: «Аллаһның рәхмәте илә, имамнарыбыз ике елга бер тапкыр аттестация узып, курсларда гыйлемнәрен күтәреп, сынауларны үтеп, шушы рөхсәт кәгазенә ия булалар. Шуңа нигезләнеп, мәхәлләдә, мәчеттә дини эшчәнлек алып баралар. Бу кәгазьнең тәэсире зур. Нинди генә оешмага керсәң дә, шушы документны сорыйлар», — диде ул.

«Районнар буйлап йөрибез, очрашабыз, мөхтәсибәтләрдә булабыз. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте илә, Татарстанда 48 мөхтәсибәт, 1600гә якын мәхәллә-мәчет эшли. Актаныш мөхтәсибәте күркәм, абруйлы урын били. Һәрьяктан тәртип, күркәмлек хөкем сөрә. Имамнар, имам-мөхтәсиб кулга-кул тотынышып, бергә хезмәт итәләр», — дип сөйләде Равил хәзрәт Зөфәров.